Гайдар китаплары геройлары эзеннән (6+)

19 гыйнварда 10 нчы санлы китапханә, «Гайдарны бүген укыйбыз» IV Халыкара челтәрле акциясендә катнашу кысаларында, мәктәп укучыларын «Гайдар китаплары геройлары эзеннән» дигән әдәби сәяхәткә чакырды. Акцияне Калуга шәһәренең А.П.Гайдар исемендәге үзәк балалар китапханәсе оештыра. Максаты – А. П. Гайдарның тормыш юлы һәм иҗатын популярлаштыру.

Чара башында балалар кыска, әмма гаҗәеп кызыклы гомер юлы үткән легендар сугышчы-язучының тормышы белән танышты. Алып баручы чыгышы язучының героик тормышы турында видеоязма, «Гайдар шагает впереди», «Салют Гайдару!» җырлары да кергән презентация белән үрелеп барды. 

Шуннан соң укучыларның игътибары А.П.Гайдар иҗатына юнәлтелде. Язучы әсәрләренең геройлары мисалларында чарага килүчеләр дуслык, патриотлык, коллективлык, бер-береңә хөрмәт һәм кайгыртучанлык кебек кешеләргә хас сыйфатлар буенча фикер алышты. Безнең  тарафтан хаксыз рәвештә онытылган «Сказка про военную тайну, Мальчиша-Кибальчиша и его твёрдое слово» әкиятенә аеруча җентекләбрәк тукталдылар. Укучылар А.П.Гайдар әкиятен игътибар белән тыңлады, «Военная тайна» һәм «Сказка о Мальчише-Кибальчише» кинофильмнарыннан өзекләр карады. Балалар китапханә сорауларына актив җавап бирде, хис-кичерешләре белән уртаклашты, әсәрнең төп мәгънәсе турында бәхәсләште. 
Чарага нәтиҗәләр ясап, китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

#читаемГайдарасегодня2022

Поделиться: